news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка «Татнефть»тә нефть продуктлары җитештерүнең үсеше турында әйттеләр

Татарстан Президенты республиканың эре нефть компаниясе директорлар советы утырышын уздырды.

Миңнехановка «Татнефть»тә нефть продуктлары җитештерүнең үсеше турында әйттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 ел башыннан «Татнефть» төркеме предприятиеләре нефть продуктлары, шиннар, нефть химиясе товарлары җитештерүне арттырды, шулай ук җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгаруда үсеш бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» директорлар советы утырышында шул хакта әйттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Директорлар советы „Татнефть“ төркеменең 2020 елның тугыз аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады. Нефть продуктлары җитештерү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка, ваклап сату — сату челтәре аша нефть продуктларын сату күләме 25 процентка, шин продукциясе чыгару 5 процентка арткан.

Электр энергиясе эшләп чыгару, җылылык энергиясе җибәрү һәм нефть химиясе продукциясен чыгаруда үсеш күзәтелә», - диелгән хәбәрдә.

Утырышта катнашучылар 2020 елның тугыз аенда компания бюджеты үтәлеше турындагы хисапны карады һәм декабрь аена бюджетны раслады. Моннан тыш, директорлар советы мәгариф проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Татнефть» проектларының юл картасын раслады.

2019 елның декабрендә БМО Глобаль шартнамәсендә катнашучы статусы алгач, «Татнефть» тотрыклы үсешнең глобаль максатларына ирешү кысаларында мәгариф өлкәсенә ярдәм итә. Директорлар советы утырышында хәбәр ителгәнчә, 2019 елда компанияләр төркеме уку йортлары инфраструктурасын ныгытуга 400 млн сумнан артык акча керткән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100