news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Голодец белән Татарстан сәламәтлек өлкәсен цифрлаштыру турында сөйләште

Очрашуда Covid-19 пандемиясе чорында табибларга йөкләнешне киметергә ярдәм итә торган иң популяр онлайн-медсервислар турында фикер алыштылар.

Миңнеханов Голодец белән Татарстан сәламәтлек өлкәсен цифрлаштыру турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Саклык банкы цифрлы продуктларын республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Саклык банкы экосистемасының пандемия чорында ихтыяҗ зур булган иң кирәкле сервислар һәм продуктлары тәкъдим ителде, алар   медицина учреждениеләренә йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.   

«Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлаштыру буенча проектларны гамәлгә ашыру этаплары билгеләнде»,-дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Ольга Голодецка Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән өлеше өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100