news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Аммоний" предприятиесен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән дәүләт корпорациясе җитәкчесе Игорь Шувалов килде.

Казанда "Аммоний" предприятиесен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр
tatarstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ ВЭБ рәисе Игорь Шувалов белән тышкы күзәтү процедурасы шартларында «Аммоний» АҖнең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү һәм предприятиене алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда предприятиенең тотрыклы эшен саклап калуга һәм аны бөлгенлеккә төшермәү яклы булуларын әйттеләр», — диде Лилия Галимова.

Лилия Галимова сүзләренчә, күзәтү процедурасы «Аммоний» АҖендә күчеш чорында түләү сәләтен торгызу максатыннан кертелгән һәм процессның барлык яклары белән килештерелгән. «Россия ВЭБ һәм Татарстан җитәкчелеге тармак инвесторын җәлеп итү эшен дәвам итә», — дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан Арбитраж суды 2019 елның 26 ноябрендә Россия ВЭБ дәгъвасы буенча «Аммоний» заводында 7 айга күзәтү процедурасын кертте. Компаниянең корпорация алдындагы бурычы 15 млрд сумнан артып китә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100