news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Иранның Гилян провинциясе губернаторы белән очрашты

Очрашу видеоконференция элемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов Иранның Гилян провинциясе губернаторы белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Гилян провинциясе губернаторы Арсалан Заре белән видеоконференция элемтә режимында очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуның эшлекле багланышларга яхшы импульс бирәчәгенә ышаныч белдерде», - диелә хәбәрдә.

Очрашуда билгеләнгәнчә, Татарстан һәм Гилян провинциясе авыл хуҗалыгын үстерү һәм Гилян провинциясеннән авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты, Татарстаннан хәләл продукция кертү, Татарстанда Гилян провинциясе компанияләре тарафыннан теплица продукциясе җитештерү һәм балык үрчетү, сәүдә-икътисади делегацияләр алмашу, сәүдә-сәнәгать палаталары һәм сәнәгать зоналары хезмәттәшлеге кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә алалар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100