Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның мөстәкыйльлеге юбилеен бәйрәм итүдә катнашты

Төркмәнстан башлыгы белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, мәдәни элемтәләрне, спортны үстерүдә хезмәттәшлек итү буенча фикер алышачаклар

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төркмәнстан мөстәкыйльлегенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәм чараларында республика башлыгы белән бергә Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Иртән Рөстәм Миңнеханов белән РФнең Төркмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Блохин Төркмәнстан мөстәкыйльлеге монументына чәчәк куйдылар. Аннары Татарстан делегациясе әгъзалары Дәүләт трибунасыннан илнең 20 еллык мөстәкыйльлеге уңаеннан оештырылган бәйрәм парадын карады. Ашхабад Үзәк мәйданыннан хәрби хезмәткәрләр, хәрби техникалар узды һәм вертолетлар очты. Аннары мәйданда бәйрәм тамашалары узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан журналистларына биргән әңгәмәсендә Төркмәнстан Президентын һәм бу ил халкын дәүләт мөстәкыйльлегенең 20 еллык юбилее белән котлады һәм бәйрәмнең матур оештырылуына соклануын белдерде.
Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, Төркмәнстан белән Россия, аерым алганда, Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсеш ала. “Безнең эре компанияләр биредә эшли, Төркмәнстан студентлары безнең вузларда белем ала”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген Төркмәнстан Президенты Гурбангул Бердымухамедов белән очрашуда фикер алышырга ниятләгән темалар турында сөйләде. “Беренче чиратта Президентка татарларга булган мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәм, шулай ук “КАМАЗ” автомобиль төзелеше компаниясе, “Татанефть” нефть компаниясе, судно төзелеше компаниясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятлибез”, - дип белдерде Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, Төркмәнстан башлыгы белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, мәдәни элемтәләрне, спортны үстерүдә хезмәттәшлек итү буенча фикер алышу ниятләнә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.