Илдар Халиков «OtterBox» компаниясе вәкилләре белән очрашты

Әлеге компания кәрәзле телефоннар өчен саклагыч тышлык һәм корпуслар, шулай ук башка төрле күчерелмә җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Американың «OtterBox» компаниясе вәкилләре белән очрашты. Әлеге компания кәрәзле телефоннар өчен саклагыч тышлык һәм корпуслар, шулай ук башка төрле күчерелмә җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә.
АКШ делегациясе составында «OtterBox» компаниясе генераль директоры Курт Ричардсон, компания президенты Брайн Томас, башкаручы директор Мэтью Кларк, Колорадо Дәүләт университеты деканы урынбасары Джон Хоксмайер бар.
Бүген яклар хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты - «OtterBox» компаниясе Россия һәм Татарстан базары белән кызыксына. Аларның беренче максаты – биредә баручы процесслар турында дөрес күзаллау булдыру.
“Без Россиядә кәрәзле телефоннарның Ауропага караганда тизрәк таралуын яхшы беләбез. Моннан тыш, без җитештерә торган әйберләрнең күбесен янгын хезмәтләре яки хокук саклау органнары куллана”, - дип сөйләде «OtterBox» компаниясе вәкилләре. Алар билгеләп үткәнчә, компания вәкилләре Татарстанда күргән күп кенә нәрсәләр яңа технологияләргә күчү хакында сөйли. Илдар Халиковның әлеге процессны тизләтү теләгенә каршы, кунаклар: “Бездә дә шундый ук проблема бар”, - дип җавап бирде.
«OtterBox» компаниясе вәкилләре визит барышында “КМИЗ” ААҖ, “Химград” технополисы, “Идея” технопаркы, «IT- парк»та булырга ниятли. Татарстан Хөкүмәте башлыгы шулай ук кунакларга мәдәни программа турында да онытып җибәрмәскә һәм Казан Кремле белән танышырга киңәш итте.