Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама районы мэры урынбасары Тимур Гәрәев вакытыннан алдан вазифасыннан китте
Тимур Гәрәев Түбән Кама районы башлыгы урынбасары вазифасына 2020 елның 23 сентябрендә сайланган иде.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама районы башлыгы урынбасары, Түбән Кама мэры урынбасары Тимур Гәрәев вазифасыннан китте.
«Дуслар, хезмәттәшләр, фикердәшләр һәм остазлар! Бүген 14 елга сузылган хезмәт юлымны тәмамлыйм. Минем белән булганнарга барысына да рәхмәт!», — дип язган ул үзенең Инстаграм аккаунтында.
Түбән Кама районының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мэр урынбасары яңа эш урынына күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.
«Бүген яңа тормышка җибәрәбез! Уңышлар телибез! Һәрвакыт ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә, авыр вакытларда таяныч тоярга мөмкин булган өчен рәхмәт! Барысы да чынга ашсын!», — дип язган үзенең аккаунтында мэр урынбасар Марина Камелина.
Тимур Гәрәев җавап итеп, Түбән Кама администрациясендә эшләүнең матур чор булуын язган.
- Тимур Гәрәев Түбән Кама районы башлыгы урынбасары вазифасына 2020 елның 23 сентябрендә сайланган иде. Аңа кадәр ул Түбән Каманың территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз