news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшырды

Татарстан Президенты әлеге мактаулы бүләкне ике республика арасында һәм Россия белән күпкырлы хезмәттәшлекнең дәлиле буларак кабул итүен әйтте.

Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Татарстан делегациясе Төрекмәнстанга Республика бәйсезлеге көнен бәйрәм итүдә катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде. Ул милләт лидерына төрекмән-татар мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук кабат Төрекмәнстанга килү мөмкинлеге булуга куануын, Татарстанның Төрекмәнстанны дус һәм перспективалы хезмәттәш итеп кабул итүен әйтте.

«Очрашуда Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне диверсификацияләүнең яңа мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук төрле юнәлешләрдә файдалы хезмәттәшлек өчен зур потенциал булуын да билгеләп үттеләр», — дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Ике як та Төрекмәнстан һәм Татарстанның хезмәттәшлектә һәм уртак проектларны тормышка ашыруда саллы тәҗрибә туплавын билгеләп үтте. Болар арасында Төрекмәнстан компанияләре һәм «КАМАЗ» автомобиль төзелеше гиганты, «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте, «Казан вертолет заводы» белән күпьеллык хезмәттәшлек.

Президентлар хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре арасыннан сәүдә-икътисад секторын билгеләде һәм бу өлкәдә продуктив элемтәне үстерү һәм ике яклы товар әйләнеше күләмен арттыру өчен шактый зур потенциал булуын әйтте. Шулай ук сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы, гуманитар өлкә, югары технологияләр өлкәсе юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне активлаштыру өчен уңай шартлар булуын белдерделәр.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk ордены белән бүләкләделәр. Татарстан Президенты әлеге мактаулы бүләкне ике республика арасында һәм Россия белән күпкырлы хезмәттәшлекнең дәлиле буларак кабул итүен әйтте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100