Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды
Казанда Социалистик Хезмәт герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка «ТАССР ның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бүләкләү Казанда Социалистик Хезмәт герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылышында узды.
Бронза Һәйкәл Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәлнең бәясе 45 млн сум. Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Уфада да Мостай Кәримгә һәйкәлне ул ясаган булган.
Рөстәм Миңнеханов Андрей Ковальчукка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. Радий Хәбиров «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде.
Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган сәнгагть эшлеклесе, БАССРның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәрим 1919 елның 20 октябрендә дөньяга килгән, 2005 елның 21 сентябрендә вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз