news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2024 елга Мәскәү – Казан яңа автотрассасын эшләтеп җибәрү планын раслады

РФ Президенты Кырым ярымутравы шәһәрләрен берләштерә торган «Таврида» автотрассасының яңа участокларын ачуда катнашты.

Путин 2024 елга Мәскәү – Казан яңа автотрассасын эшләтеп җибәрү планын раслады

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле автотрассасын эшләтеп җибәрү планын раслады. Бу хакта дәүләт башлыгы Кырымдагы «ВАД» АҖ эшчеләре белән әңгәмәдә әйтте.

«Безнең башка объектлар бик зур. Мәскәү-Түбән Новгород –Казан - 800 км - 2024 елга эшләнергә тиеш. Ә аннары Екатеринбургка барачакбыз - Урал белән Европа өлешен тулысынча тоташтырачакбыз. Яхшы транспорт коридоры булачак», - диде Путин.

Элегрәк Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына яңа М12 Мәскәү-Казан тизйөрешле трассасын төзү кертелгән иде. Трасса торак пунктлар яныннан узарга һәм гамәлдәге М7 магистраленең дублеры булырга тиеш.

Беренчел исәпләүләр күрсәткәнчә, М12 трассасын төзегәннән соң Казаннан Мәскәүгә кадәр 12 сәгатьтә түгел, ә 6 сәгать 30 минут эчендә сәгатенә рөхсәт ителгән 130 км тизлек белән барып җитәргә мөмкин булачак. Маршрут буенча зонада ил халкының 40 проценты – 62 млн кеше яши.

Бүген Россия Президенты Кырым ярымутравы шәһәрләрен берләштерә торган «Таврида» автотрассасының яңа участокларын ачуда катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100