Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Голикова: Россия WorldSkills хәрәкәтен үстерү тәкъдимнәре белән уртаклашачак
Россия Вице-премьеры WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казань, 27 августа, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россия ягы WorldSkills дөнья хәрәкәтен үстерү буенча тәкъдимнәр белән уртаклашырга әзер булуын белдерде. Ул моны Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин белән очрашуда әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татьяна Голикова хезмәттәшлеккә чакырды һәм Кытай ягына WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән Халыкара декларацияне хупларга тәкъдим итте. Документ урта һөнәри белем бирү өлкәсендә белгечләр әзерләү сыйфатын бәяләүдә бердәм алымнар эшләүне күздә тота.
Моннан тыш, вице-премьер WorldSkills остазларын әзерләү буенча Россия һәм Кытайның халыкара академиясен бергәләп ачу мөмкинлеген дә искә төшерде.
Ван Юнцин WorldSkills хәрәкәтен алга таба үстерү буенча Россия ягының тәкъдимнәре белән кызыксынуын әйтте. Бу мәсьәләләр буенча чемпионат тәмамланганнан соң ук Татарстан башкаласында фикер алышачаклар.
Шул ук вакытта Татьяна Голикова Казанда узган WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын оештыруга югары бәя бирде. «Чараның әзерлек дәрәҗәсе, катнашучыларның көндәшлек кызуы бу ярышларда бик теләп катнашучы балалар зур хөрмәткә лаек», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз