news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка «ТАНЕКО» комплексын үстерү турында сөйләделәр

«Татнефть»нең стратегик максаты — «ТАНЕКО»да нефть эшкәртү күләмен елына 15 млн.тоннага кадәр арттыру (2022 елдан башлап), ачык нефть продуктларының чыгуын 85 процентка кадәр арттыру.

Рөстәм Миңнехановка «ТАНЕКО» комплексын үстерү турында сөйләделәр
https://tatarstan.ru

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, директорлар советы 2021 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм агымдагы елның август аена бюджетын раслады.

Утырышта «ТАНЕКО» комплексын үстерү барышы һәм перспективалары турында мәгълүмат тыңланды. Проектны гамәлгә ашыруга Компания 441,6 млрд. сум инвестицияләгән инде. Хәзерге вакытта комплекста югары сыйфатлы продукция җитештерергә һәм нефть чималын эшкәртү тирәнлеген 99 процентка ирешергә мөмкинлек бирүче 21 технологик җайланма эшли.

Ел ахырына кадәр тагын дүрт технологик җайланманы: акрынайтылган кокслау җайланмасын, газ фракцияләүче җайланманы, дизель ягулыгын изодепарафинизацияләү җайланмасын һәм гидроконверсиянең тәҗрибә-сәнәгать җайланмасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай ук май җитештерү җайланмасын модернизацияләүне төгәлләү планлаштырыла, ул 6 сСт сыешлы база майын җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татнефть»нең стратегик максаты — «ТАНЕКО»да нефть эшкәртү күләмен елына 15 млн.тоннага кадәр арттыру (2022 елдан башлап), ачык нефть продуктларының чыгуын 85 процентка кадәр арттыру.

Директорлар советы планлаштырылган объектларны график буенча төгәлләүне тәэмин итү турында карар кабул итте. Утырышта «Татнефть» төркемендә сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау функцияләрен үстерү турында мәгълүмат тыңланды.

2030 елга кадәр «Татнефть» төркеме стратегиясен гамәлгә ашырганда Компания тотрыклы үсеш аспектлары белән бәйле глобаль өндәүләрне, проблемаларны һәм тенденцияләрне исәпкә ала; корпоратив социаль җаваплылык принципларына таяна.

«Татнефть»тә парник газлары чыгаруны исәпкә алу системасы төзелгән, исәп-хисап GreenHouseGas Protocol халыкара стандартлары тәкъдимнәре нигезендә алып барыла, 2025 елга кадәр парник газлары чыгаруны киметү программасы эшләнгән. Барлык инновацион һәм инвестицион проектларда углерод эзенә бәя бирелә, углеродның эчке бәясе кулланыла.

Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү өчен, климатик үзгәрешләрне исәпкә алып, «2021-2025 елларга „Татнефть“ төркеменең экологик программасы» тормышка ашырыла.

Сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләргә туры китереп, Компания алга таба эшләргә омтыла, эшчәнлекнең барлык төрләрендә һәм бизнес-юнәлешләрендә превентив чаралар эшли һәм куллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100