news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казанда БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек төгәлләнеп килә

БДБ илләренең I Уеннары 2021 елның 4-11 сентябрендә узачак.

Рөстәм Миңнеханов: Казанда БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек төгәлләнеп килә
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I Уеннарына әзерлек төгәлләнеп килә. Әлеге ярышлар спорт бәйрәме булып кына калмаячак, ә анда катнашучы халыкларның дуслык символына да әвереләчәк, дип искәртте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика оештыру комитеты киңәшмәсендә.

«Бу – спорт бәйрәме генә түгел, ә уртак тарих, мәдәни һәм рухи кыйммәтләр белән бәйләнгән халыкларның дуслык символы да», - дип белдерде ТР Президенты.

Аның сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге ярышларны үткәрү анда катнашучы илләрнең спорт һәм мәдәни потенциалын арттырырга ярдәм итәчәк, шулай ук илләр арасында күпьяклы диалогны үстерү өчен мәйданчык булдырачак. Өстәвенә, Казанга I Уеннарны кабул итү хокукы бирелгән, бу - бик зур җаваплылык. «Безгә әлеге чараны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк», - дип искәртте Миңнеханов.

Видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәдә Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта БДБ илләре арасында спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирелә, шунлыктан алда торган уеннар зур кызыксыну уята.

«Уеннарның вакыты күчерелгән иде, быел мондый хәл булмас дип өметләнәбез. Спорт программасы бай һәм кызыклы булырга охшаган. Шулай ук эшлекле чаралар үткәрү дә күздә тотыла», - дип белдерде Кадыйров.

ТР спорт министры Владимир Леонов БДБ илләренең I Уеннары 2021 елның 4-11 сентябрендә узачагын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100