news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ике атнага ял алды

Республика җитәкчесе вазифаларын вакытлыча Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.

Рөстәм Миңнеханов ике атнага ял алды
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«27 июльдән 8 августка кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ялда булачак», — диде ул.

Республика җитәкчесенең ял итү вакытында аның вазифаларын Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot