420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Урам» яңа экстрим-паркында сынау ярышларында булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Миллениум» күпере янындагы парк күп функцияле иҗтимагый киңлеккә әвереләчәк, төзелеш мәйданы 2 гектарга якын тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов BMX-фристайл буенча Россия чемпионы Ирек Ризаев белән парк турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
«Бу дөньяда иң яхшы мәйданчыкларның берсе! Австралиядә һәм Америкада яшәүчеләр кунакка килергә теләүләрен яза», — дип сөйләде Ирек Ризаев Татарстан Республикасы Президентына.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Урам» паркының рәсми ачылышы коронавирус пандемиясе һәм кайбер төгәлләнмәгән эшләр аркасында кичектерелә.