news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде

Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов 1961 елның 7 мартында Чаллы шәһәрендә туган

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Билгеләү турындагы боерыкны (Б №395) Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов 1961 елның 7 мартында Чаллы шәһәрендә туган. 1983 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган (авыл хуҗалыгы төзелеш, инженер-төзүче).

Хезмәт эшчәнлеге: 1983-1986 еллар - мастер, Тукай колхозара күчмә механикалаштырылган колонна прорабы. 1986-1990 еллар  - Алабуга колхозара күчмә механикалаштырылган колонна баш инженеры. 1990-1995 - "Лада" проект-төзелеш кооперативы рәисе. 1995-1995 - Алабуга «Татгазспецремстрой» трестының махсус ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы. 1995-1998 еллар - «Татгазстрой» ААҖнең «Елабугагазстрой» филиалы директоры. 1998-2005 еллар - Алабуга районы хакимият башлыгының беренче урынбасары, хакимият башлыгы урынбасары - капиталь төзелеш идарәсе башлыгы. 2006-2011 еллар -  Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе. 2011 елдан 2015 елның июненә кадәр  - ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт nabchelny.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100