Республиканың 2008 ел бюджетына үзгәрешләр кертелә

Татарстан бюджетының керем өлеше 81 млрд. 516 млн. сум тәшкил итә
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы уза. Сессия утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Депутатлар бүген "2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты ТР Бюджеты нормалары нигезендә кертелә. Үзгәрешләр кертелгәннән соң, закон проектында ТР бюджетының керемнәрен 10 млрд. 879 млн. сумга (алдан планлаштырганнан 15 процентка арттыру) көтелә. Нәтиҗәдә бюджетның керем өлеше 81 млрд. 516 млн. сум тәшкил итә.
Бюджетның керем өлеше арту белән бәйле рәвештә, элек каралган чыгымнарны яңадан бүләргә тәкъдим ителә. Р.Гайзатуллин сүзләренчә, иң беренче чиратта балаларның җәйге ялы өчен 172 млн. сумны социаль юнәлештәге биш министрлыкка җибәрү көтелә. Акчаларны яңадан бүлү социаль-мәдәният өлкәсе учреждениеләренә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, яшь табибларга түләүләрне вакытында башкаруга, укучыларны автобуслар белән укырга йөртүгә һәм норматив финанслауны кертүгә кагыла.
Бюджеттагы өстәмә керемнәрнең төп өлеше республика һәм муниципаль буйсынудагы бюджет учреждениеләрен төзүгә, аларны төзекләндерүгә, аларга капиталь ремонт ясауга, шушы учреждениеләр өчен җайланмалар сатып алуга, кредиторлык бурычларын түләүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә, социаль ипотекага, метрополитен төзүгә, социаль-мәдәният өлкәсе тармакларына һәм хокук саклау органнарына ярдәм күрсәтүгә, балаларны мәктәпләргә йөртүне оештыру чыгымнарының бер өлешен каплауга, дәүләт бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә 2008 елның 1 февраленнән хезмәт хакын 14 процентка арттыру өчен җибәрергә тәкъдим ителә.