Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе праймеризында тавыш бирде

Электрон рәвештә алдан тавыш бирү бер атна (24-30 май) дәвам итәргә тиеш.

(Казан, 27 май, «Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе алга таба VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен тәкъдим итәчәк кандидатлар өчен электрон алдан тавыш бирүдә катнашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Президент „РФ дәүләт хезмәтләре“ порталының шәхси кабинеты аша активлаштырыла торган https://pg.er.ru/ сайтында хисап язмасы булдырды», — дип искәртте ул.

Электрон рәвештә алдан тавыш бирү бер атна (24-30 май) дәвам итәргә тиеш. Виртуаль кабинетка кергәннән соң праймериз сайтында округ нигезендә фамилияләр урын алган электрон бюллетень пәйда була.

«Моннан тыш, теләгән һәркем якшәмбе көнне, 30 майда сайлау участокларына килеп тә тавыш бирә ала. Моның өчен яшәү урыны буенча урнашкан участокка барырга кирәк», — дип искәртте Галимова.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның иң күп тавышын җыйган кандидатлар «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутат итеп күрсәтеләчәк.