news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Телнең киләчәге — үзебезнең кулда

«Күп телдә белем бирү комплекслары заманча белем алу юнәлешендә безгә маяк булачак», — ди Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев: Телнең киләчәге — үзебезнең кулда
tatarstan.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Телнең киләчәге — үзебезнең кулда, ул аның хакына ни дәрәҗәдә тырышуыбыздан, эзлекле рәвештә үз хокукларыбызга ирешә алуыбыздан тора. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Ватаным Татарстан» газетасына ТАССРның 100 еллыгына багышланган интервьюсында шул хакта әйткән.

«Туган телне саклау безнең үзебезгә дә нык бәйле. Гаиләдә үзара татарча сөйләшергә безгә беркем дә комачау итә алмый. Туган телебез балага ана сөте белән керергә тиеш, ул аны гаиләдә гел ишетеп-өйрәнеп үсәргә тиеш», — дигән Минтимер Шәймиев. Дөньяда интернет, цифрлы технологияләр алга киткән заманда туган телебезне саклауда яңа ысулларны киң кулланып, актив эш башкару зарурлыгын әйткән.

«Хәзерге вакытта төзелә торган күп телдә белем бирү комплекслары да — шуның бер уңай чагылышы. Алар заманча белем алу юнәлешендә безгә маяк булачаклар», — дигән Минтимер Шәймиев. Ул, сүз уңаеннан, «маяк» сүзе татарча «май як» дигән төшенчәдән алынганын, элекке заманнарда диңгездә ерактан күренеп торсын өчен май яндырганнарын искәрткән.

«Кызганыч, күп милләтле Россия Федерациясендә халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү сәясәте тормышка ашырылмый, һәм моңа дәүләт тарафыннан тиешле тормышчан чаралар күрелми. Туган телләрне саклау мәсьәләсе белән шөгыльләнергә тиешле федераль органнар бу юнәлештә өлгергән чаралар уздыруны төрле сәбәпләр табып, мөмкин кадәр суза торалар», — ди ул.

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, бу хәл татарның «Үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын» дигән мәкаленә бик туры килә.

«Халыкның үзаңы көчәйгән саен бу мәсьәләгә игътибар бирелмәүне берничек тә аңлатып булмый. Быел илебез-халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә, бу көннәрдә планета буйлап таралган вируска каршы бергәләп көрәшәбез. Телләр мәсьәләсе дә бердәм күп милләтле халкыбызның уртак эше дип саныйм», — дигән Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100