news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Югалтулар булса да, Татарстан Бөек Ватан сугышы алдыннан нык төбәк була

Татарстан Президенты республиканың мәдәни һәм фәнни алгарыш кичергән елларын искә алган.

Миңнеханов: Югалтулар булса да, Татарстан Бөек Ватан сугышы алдыннан нык төбәк була
"Татар-информ" архивы

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Җитди югалтуларга карамастан, Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы алдыннан Советлар Союзының иң нык үсешле, яңа сәнәгать тармакларына һәм үзгәртеп корылган шактый ук бай авыл хуҗалыгына ия булган төбәкләреннән берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ватаным Татарстан» газетасына интервьюсында шул хакта әйткән.

«Бу сугыш елларында республиканы илнең иң мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләндерү мөмкинлеге бирә», — дигән Президент. Ул сугыш алдыннан Татарстанның күп кенә күренекле эшлеклеләре репрессияләнсә дә, республика үз йөзен саклап кала алуын ассызыклый.

Рөстәм Миңнеханов сугыш алды елларында рухи өлкәдә аеруча зур үзгәрешләр булганын искәртә. «Наданлыкны бетерү юнәлешендәге тырышлык, мәгарифнең барлык баскычларын актив төстә үстерү Татарстанның интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүгә алшартлар тудыра», — дип белдергән.

Казан университетында һәм 1921 елда Казанда оештырылган Академик үзәктә фән уңышлы төстә үстерелгәнен билгеләп узган. 30 нчы елларда зур вузларның тулы бер челтәре: авиация, химия-технология, авыл хуҗалыгы, коммуналь хуҗалык, медицина һәм юридик институтлары ачылганын искәрткән.

«Мәдәният ыргылышлы зур адымнар белән үсә. 30 нчы елларда Казанда 5 профессиональ театр эшли. Драма һәм музыкаль комедия кебек милли театр жанрлары зур үсеш ала. 30 нчы еллардагы милли опера һәм балет, симфоник музыка, кино, сынлы сәнгать жанрларын булдыру бик зур казанышка әйләнә». — дип әйткән Рөстәм Миңнеханов.

«Дәүләт идарәсенең барлык тармакларында һәм халык хуҗалыгы тармаклары белән җитәкчелек итүдә татар телен киң куллану, идарә аппаратын җирле вәкилләр белән тулыландыру дәүләтчелекне үстерүдә уңай роль уйный. Бу процессларга мәгърифәтле меңнәрчә яшь татар җәлеп ителә. Тулаем алганда, бу Татарстан Республикасының милли үзенчәлекләрен дөрес аңлауны булдыруга ярдәм итә», — ди Президент.

1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы» Декреты имзалана. Документка ВЦИК рәисе М.И. Калинин, РСФСР СНК рәисе В. И. Ленин, ВЦИК секретаре А. С. Енукидзе кул куя. 1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты хакимият вәкаләтләрен тулысынча АТССР Вакытлыча революцион комитетына тапшыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100