news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына штамп сукты

Республика юбилеена ясалган истәлекле маркалар хәзер сатуга чыгачак.

Миңнеханов һәм  Шәймиев ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына штамп сукты
https://tatarstan.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасына штамп сугу тантанасы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Почта маркасы 250 мең данә тираж белән чыгарылган. Анда Татарстан гербы, милли бизәк, төбәкнең истәлекле урыннары һәм авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендәге казанышлары сурәтләнгән. Хәзер яңа маркаларны «Россия почтасы» бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин булачак.

Почта блогына өстәмә рәвештә беренче көн конвертларын чыгару һәм Мәскәү һәм Казан өчен махсус почта штемпеле ясау күздә тотыла.

Моннан тыш, «ТАССРның 100 еллыгы» язмасы белән почта блогы чыгарыла. 2015 елның «Россия Федерациясе шәһәрләре һәм субъектлары герблары» почта миниатюрасы сериясенә «100 ел» дигән язу һәм 100 сум күләмендә яңа номинал өстәлә. Шулай ук «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» дигән маркировкаланган конверт та чыгарыла.

Бүген Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка Россия Банкының республика юбилеена багышланган истәлекле тәңкәсен күрсәттеләр. Ул 3 сумлык акча, ә тиражы — 3 мең данә. Тәңкәнең уң ягында — Россия Дәүләт гербы, ә икенче ягында Казан Кремле фонында традицион татар киемнәрендә милли бию башкаручы яшьләр сурәтләнгән.

«Почта маркаларының һәм юбилей тәңкәләренең истәлекле нөсхәләре Татарстан Республикасы Милли музеена, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена тапшырылачак», — диделәр матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100