news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игор Комаров Татарстанны Россиянең барлык халыклары өчен дуслык үрнәге дип атады

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле республика халкын ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады.

Игор Комаров Татарстанны Россиянең барлык халыклары өчен дуслык үрнәге дип атады
"Татар-информ" архивы

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре ел саен халыкара һәм бөтенроссия эшлекле, спорт, мәдәни чаралар үзәкләренә әйләнә. Монда килгән һәр кунак үзе белән кунакчыллыкның бер өлешен алып китә. Бу турыда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасында язган.

«Татарстан — ислам һәм православие культуралар үзәге. Бүген ул Россиянең барлык халыклары өчен конфессияара дуслык үрнәге булды», — дип язган Игорь Комаров.

Тулы вәкаләтле вәкил искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга илнең көнчыгыш районнарыннан заводлар эвакуацияләнгән, 700 меңнән артык татарстанлы Бөек Җиңүне якынайтып, фронтта сугышкан.

Игорь Комаров сүзләренчә, бүген Татарстан — Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Бу илнең эре җитештерү, фәнни һәм аграр үзәге. Республикада яңа технологияләр булдырыла, мәгариф системасы камилләштерелә. Татарстан Россиянең төп туристлык үзәкләренең берсе, анда тарихка сакчыл караш һәм киләчәккә омтылыш бар.

«Республиканың төп байлыгы — ул Татарстанның талантлы һәм хезмәт сөючән, яхшы күңелле, көләч йөзле гражданнары. Сез теләсә нинди батырлыкка сәләтле! Бүген, Россия бөтен дөнья белән бергә коронавирус пандемиясе белән көрәшкәндә, безнең гадәти тормышыбыз үзгәрде. Әмма барысы да һичшиксез яхшы булачак, без бергәләп Татарстан Республикасының юбилеен бәйрәм итәчәкбез!» — диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100