Казанга FISU вәкилләре килде

Сәфәрнең максаты – 2013 елгы җәйге Универсиада объектлары, яңа спорт корылмалары төзелеше өчен бүленгән мәйданнар белән танышу
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Бүген иртән Казанга FISU ның генераль секретаре Эрик Сайнтронд белән җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас килде. Сәфәрнең максаты – 2013 елгы җәйге Универсиада объектлары, яңа спорт корылмалары төзелеше өчен бүленгән мәйданнар белән танышу. Бүген кунакларны Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Очрашуда Казандагы спорт объектларын 2013 елгы Халыкара Студентлар спорты уеннарына әзерләү хакында сүз барды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, “2013 ел Универсиадасы дирекциясе” МУП директоры Владимир Леонов, Россия студентлар спорты берлеге президенты- FISU Башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин катнашкан.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы FISU вәкилләрен шушы елның октябрендә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” дигән I Халыкара форумга чакырган. Премьер-министр белдерүенчә, башкалада Универсиада объектлары төзелеше график буенча бара. Аның сүзләренә караганда, федераль структуралар белән хәл итәсе перспектив темаларның берсе – Татарстан башкаласының 2013 елга транспорт инфраструктурасын әзерләү булачак.

Бүген иртән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында FISU вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Аның барышында җәйге Универсиада директорына спорт объектларының әзерлеге, оештыру эшләренең барышы турында мәгълүмат бирелеп, Казан Универсиадасы программасына кертеләчәк өстәмә спорт төрләре хакында фикер алышу булган.

Иртәгә кунаклар спорт корылмаларында, аерым алганда, Үзәк стадион, Җиңел атлетика манежы, Баскет-холл, Чирәмдәге хоккей үзәге, “Татнефть-Арена”да, “Хезмәт резервлары” стадионында, “Олимп” спорт комплексында булырга ниятли. Көннең икенче яртысында FISU делегациясе вәкилләре күргәннәрдән алган тәэсирләрен журналистларга җиткерәчәк.