news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Росгвардия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Путин Росгвардия хезмәткәрләреннән һәрвакыт закон кысаларында эш итүләрен сорады.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Владимир Путин, Росгвардия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларның һәрвакыт закон кысаларында эшләүләрен сорады.

«Сезгә хезмәтегез, Росгвардия алдында торган катлаулы, җаваплы мәсьәләләрне яхшы хәл итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Әлеге җаваплы мәсьәләләр арасында терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш, корал әйләнешен ышанычлы контрольдә тоту, төп дәүләт объектларын, инфраструктураны һәм йөкләрне саклау иң мөһимнәре», — дип мөрәҗәгать итте росгвардиячеләргә дәүләт башлыгы.

Владимир Путин иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни-массакүләм чаралар вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү хокук саклау органнары ягыннан аерым игътибар таләп итә, дип искәртте.

«Әлеге юнәлешләрнең һәркайсы буенча катгый, нәтиҗәле һәм закон кысаларында төгәл эш итәргә кирәк. Ил гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен беренче урынга кую, россиялеләрнең ышанычын һәм хөрмәтен саклап калу мөһим», - диде Россия Президенты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100