news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 таралуын кисәтү максатыннан язгы ярминкәләрне туктатты

Барлык азык-төлек кибетләре штатлы режимда эшли.

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 таралуын кисәтү максатыннан язгы ярминкәләрне туктатты
архив

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 28 мартка планлаштырылган язгы ярминкәләрне Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтү максатында гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ярминкәләр, гадәттәгечә, бик күп кешеләрне җыя, нигездә, олы яшьтәге кешеләрне. Килеп туган вазгыятьтә кешеләр тормышына куркыныч янарга тиеш түгел», — диде ул.

Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, халыкны азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган барлык кибетләр штатлы режимда эшли.

«Оператив штаб хезмәткәрләре тарафыннан продуктларның тулы күләмдә булуына мониторинг алып барыла, мәсьәлә республика Президенты контролендә», — дип искәртте «Татар-информ» әңгәмәдәше.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100