news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиянең коронавирусны өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә әзерлеген әйтте

Дәүләт башлыгы инфекциягә каршы көрәш чаралары никадәр катгый һәм нәтиҗәлерәк булса, алар шулкадәр азрак дәвам итәчәк дип саный.

Путин Россиянең коронавирусны өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә әзерлеген әйтте
архив

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Covid-19 коронавирус инфекциясе эпидемиясен өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә мөмкин. Шул турыда РФ Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән очрашу барышында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хезмәттәшебез ике-өч айдан без коронавирусны җиңәрбез дип өметләнә. Бу инде начар фараз түгел», – диде дәүләт башлыгы. Ул кайбер илләрдә яңа типтагы коронавирус пандемиясенә каршы көрәш бик озак дәвам итәчәген фаразлауларын әйтте.

Россия Президенты илдә коронавирус таралуга бәйле вазгыять яхшы якка үзгәрер дип ышана. Шул ук вакытта ул инфекциягә каршы көрәш чаралары никадәр нәтиҗәлерәк һәм катгыйрак булган саен, алар шулкадәр азрак дәвам итәчәгенә игътибарны юнәлтте.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә киләсе атна РФ Президенты Владимир Путинның указы белән эшләми торган атна дип игълан ителде. Хезмәт хакын саклап калу белән ял көннәре 30 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чара Covid-19 коронавирусы тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен эшләнә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100