news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов юридик затлар банкротлыгы халык керемен киметергә тиеш түгеллеген әйтте

Юридик затларның бөлгенлеккә төшүе республика халкына хезмәт хакын вакытында түләүдә чагыла, дип саный Татарстан Президенты.

Миңнеханов юридик затлар банкротлыгы халык керемен киметергә тиеш түгеллеген әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 27 февраль , «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компанияләр банкротлыгы процедурасы вакытында республика халкының керемнәрен киметүгә юл куймаска кирәклеген билгеләп үтте. Бу хакта ул ТР Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә белдерде.

«Барлык тырышлыклар тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм ярлылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән шартларда, халыкның керемнәре кимүгә юл куелмаска тиеш. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгы белән генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була», — дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, арбитраж судлар эшчәнлегенең мөһим юнәлеше – арта барган банкротлык турындагы эшләрне карау. Банкротлык процедурасы кысаларында юридик затның язмышы гына хәл ителми, кредиторларның, республика халкының мәнфәгатьләре дә хәл ителә. Беренче чиратта бу хезмәт хакын вакытында түләүгә кагыла.

«Республика алдында торган мөһим бурычлар арасында алданган өлешчеләрнең хокукларын торгызу тора. Республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан, гражданнар түләнгән барлык метрларны алсын өчен, мөмкин булган барлык чаралар күрелә», — диде ул. Аерым алганда, алданган өлешчеләргә ярдәм итү өчен ике махсус фонд булдырылган, инвесторларга торгларсыз җир кишәрлекләре бирү механизмы гамәлгә ашырылган, дип белдерде Президент.

Мәҗбүри түләүләр һәм штраф санкцияләре алу мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала бирә. Күрелә торган чаралар комплексы узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың берләштерелгән бюджетына бурычларны киметүгә китерде. Әмма барлык оешмалар да үзләренең салым бурычларын намус белән үтәми. Монда шулай ук судларга да мөһим роль бирелә, дип йомгак ясады ТР Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100