news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан вакцинация нәтиҗәсен ике айдан күрәчәкләр

Республика бизнесменнары чикләү шартларында эшләргә өйрәнде, дип билгеләп үтте Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан вакцинация нәтиҗәсен ике айдан күрәчәкләр
tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән күмәк вакцинация ике айдан нәтиҗә бирәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Киңкүләмле вакцинация программасы эшли башлады. Хәзер аны актив башлыйбыз һәм ике айдан нәтиҗәсе булачак. Ә 3-4 айдан вазгыятьнең шактый яхшыруын күрәчәкбез. Чит ил партнерларыбыз да шундый ук эш алып барыр дип өметләнәм», — диде Миңнеханов Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясендә.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада эпидемиологик вазгыять яхшыра, клиникаларда буш урыннар була башлады. Шул ук вакытта бизнес чикләү шартларында эшләргә өйрәнде.

«Без шундый шартларда эшләргә өйрәндек», — диде республика җитәкчесе.

  

news_right_1
news_right_2
news_bot