news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Авылларда миллионга якын кеше яши, инвестицияне шунда җибәрү кирәк

Татарстан Президенты ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында эш өстенлекләрен билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов: Авылларда миллионга якын кеше яши, инвестицияне шунда җибәрү кирәк
https://tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанга икътисадны үстерү өчен инвестицияләрне зур шәһәрләргә һәм масштаблы проектларга гына түгел, ә авылларга һәм зур булмаган җирлекләргә дә юнәлтергә кирәк. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта әйтте.

«Зур мәйданчыкларга, шәһәрләргә инвестицияләр кертергә була, әмма безнең бит миллионга якын кеше авыл җирендә яши. <… > Дәүләт башлыгы куйган бурыч — Россия икътисады үсешенең 5-6 процентына чыгу, һәр төбәк үз өлешен кертергә тиеш», — дип искәртте Миңнеханов.

«Һәр муниципалитет биш эш урыны булдырса да — бу яхшы. Теләсә нинди проект булсын, чөнки анда кешеләр яши. Әгәр кеше эш тапса, үзен тәэмин итсә һәм тагын кемгәдер эш тә бирә икән — бу инде зур казаныш», — диде ул.

ТР Президенты шулай ук коронавирус пандемиясе вазгыятендә республиканың тышкы партнерлары һәм инвесторлары ресурсларда чикләнгәнлеген, әмма бу эчке базарны стимуллаштыруын, төбәкара инвестицияләр арттыруын искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100