news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка альтернатив энергетика өлкәсендә «Татнефть» проектларын тәкъдим иттеләр

Татарстан Президенты «Татнефть» ГАҖ директорлар советы утырышын уздырды.

Миңнехановка альтернатив энергетика өлкәсендә «Татнефть» проектларын тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ директорлар советы альтернатив энергетика өлкәсендәге проектларны хуплады. Совет утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сүз җил энергетикасы җайланмалары төзү, кече гидроэнергетиканы үстерү һәм җылылыкны тирән утильләштерү проектлары турында бара. Беренче чиратта югары үзле нефть чыгару объектлары өчен карала.

Бу инициативалар «Татнефть» төркеме энергия җитештерүендә яңартыла торган энергия өлешен сизелерлек арттыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Директорлар советы шулай ук компаниядә гамәлгә ашырыла торган энергия нәтиҗәлелеген һәм энергияне сак тоту максатчан программасын киңәйтүне хуплады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100