news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мантуров Миңнехановка Татарстан мәктәпләре өчен 40 пианино алуга сертификат тапшырды

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Мантуров Миңнехановка Татарстан мәктәпләре өчен 40 пианино алуга сертификат тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Денис Мантуров ассызыклаганча, Татарстан Республикасы — илнең иң мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе.

«Пандемия белән бәйле катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстанның эшкәртүче җитештерү индексы тотрыклылыкны күрсәтә. Моннан тыш, 2020 елның гыйнвар–ноябрь айларында „эшкәртүче җитештерү“ икътисади эшчәнлек төре буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 1,6%тан артык (101,5%)», — дип билгеләп үтелде очрашуда.

Яклар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.04.2017, № 496 карары кысаларында чит илгә продукцияне транспортлауга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүне финанслау күләмен арттыру һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренә «көтү битеннән» ярдәм итү мәсьәләсе турында да сөйләштеләр.

Очрашу ахырында Денис Мантуров Рөстәм Миңнехановка «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында «Тульская гармонь» ҖЧҖ җитештергән «Мелодия» маркалы 40 пианино алу өчен сертификат тапшырды.

Шулай ук үзебезнең илдә җитештерелгән спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырылды: «Чемпион бул» 2 аппарат-программа комплексы, «Спорт көрәше» дигән 4 спорт комплекты, 10«Байдарка» спорт комплекты , 30 сноуборд, 600 хоккей кәшәкәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100