news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка IT-паркта робот-ярдәмче һәм цифрлы медицина үзәге тәкъдим иттеләр

Казанда Татарстанның IT-компанияләре эшләнмәләреннән зур күргәзмә булды.

Рөстәм Миңнехановка IT-паркта робот-ярдәмче һәм цифрлы медицина үзәге тәкъдим иттеләр
Вероника Ваганова

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов ). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың IT-компанияләренең эшләнмәләре күргәзмәсен карады. Анда робот ярдәмчеләреннән алып цифрлы медицина үзәкләренә һәм Россия программа тәэминатына кадәрге эшләрнең киң спектры тәкъдим ителде.

«Бүген күргәзмәдә катнашучылар заманча югары технологияле IT-проектлар барлыгын күрсәтте. Хезмәттәшләребезгә, партнерларыбызга да зур рәхмәт. Бик кызыклы һәм перспективалы юнәлешләр. Әлбәттә, бу проектлар гамәли кулланылышта булырга тиеш», - дип искәртте Татарстан Президенты үз чыгышында.

«Автономияле «Промобот» роботының база вариантында сөйләмне ачыкларга һәм кешенең йөзен танып белергә, кешеләргә консультация бирергә, белем алырга һәм билгеле бер мәгълүматны Интернеттан табарга мөмкин», — дип сөйләде Promobot компаниясе вәкиле Роман Комиссаров.

Ул быел IT-паркта шундый ук робот барлыкка киләчәк, дип өстәде. Ул цифрлаштыру һәм IT-парк эшчәнлеге турында сөйләячәк. Моннан тыш, Яндекс.Лицей Татарстан Президентына ике укучысының проектларын тәкъдим итте.

«Безнең беренче искиткеч чыгарылыш сыйныф укучылары бар. Узган ел тәмамлаган Влад һәм икенче елын укучы Ксюша биредә үз проектларын тәкъдим итәчәк. Ксениянең онлайн-консультацияле медицина үзәге, Владның сатып алучыларга хезмәт күрсәтү өчен чат-ботлы интернет-кибете бар», - диде лицей вәкиле Марина Суслова.

Күргәзмә белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов күп сандагы IT-проектларны билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына мондый проектларның һәркайсына ярдәм итәргә кушты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100