news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Автомобильләр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага алынган.

Татарстан Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Район хастаханәләренә барлыгы 88 машина — 53 «Лада Гранта» һәм 35 «УАЗ» машинасы җибәреләчәк. Алар барысы да «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты буенча бирелә.

Тантаналы чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов хәзер коронавируска каршы көрәш шартларында эшләргә туры килгән барлык медикларга рәхмәт белдерде.

«2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының моңа ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Сез коронавирус инфекциясенә лаеклы каршы тора алдыгыз. Болар барысы да сез медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтә алганга күрә», — диде Татарстан Президенты.

Барлык автомобильләр федераль бюджеттан бүленгән акчага сатып алынган. Һәр хастаханәгә икешәр машина бирелгән.

Республика Президенты автопаркны тулыландыру табибларга пациентларга вакытында ярдәм итәргә булышачак дип ышана.

news_right_1
news_right_2
news_bot