news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов хоккей өчен спорт сумкасы турында хыялланган яшүсмернең теләген үтәде

Роман Бикинин һәм «Ак Барс Следж» командасы Татарстан Президенты чакыруы буенча республиканың төп чыршысында булды.

Миңнеханов хоккей өчен спорт сумкасы турында хыялланган яшүсмернең теләген үтәде

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты хоккей өчен спорт сумкасы турында хыялланган 15 яшьлек Роман Бикининның Яңа ел теләген үтәде. Рөстәм Миңнеханов Романның һәм тагын өч яшь татарстанлының хатын «Теләкләр чыршысы»ннан алган иде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Роман «Ак Барс Следж» командасында хоккей белән шөгыльләнә. Команда быел формалаштырылды, аның составында 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 19 бала бар», — дип сөйләде Лилия Галимова.

Үсмергә бүләкне, шулай ук Татарстан Президентыннан «Татнефть Арена»га республиканың төп чыршысына чакыруны тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100