news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Парламентарийлар РФ һәм Ислам дәүләтләре диалогын үстерүгә өлеш кертә

Татарстан өчен Ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан өчен Ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия - Ислам дөньясы: парламентара хезмәттәшлек» дип аталган видеоконференциядә чыгыш ясаганда белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеген сәүдә тармагында, турыдан-туры чит ил инвестицияләре өлкәсендә элемтәләрне үстерү кысаларында урнашкан диалогны раслау сыйфатында карыйбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеген аның рәисе сыйфатында координацияләвен искәртте.

Татарстан парламенты башлыгы әйтүенчә, хезмәттәшлекнең икътисади юнәлеше дә үсә. «2009 елдан бирле Татарстанда үткәрелә торган «Россия - Ислам дөньясы» Халыкара икътисади саммиты күп яклы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. - Быел Казан саммитында 64 илдән һәм Россиянең 41 төбәгеннән биш меңгә якын кеше катнашты».

Хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы составына 57 ил керә, шуларның кырык бише - Парламент берлеге әгъзалары. Оешма тарафыннан карала торган өстенлекле мәсьәләләр арасында милләтара диалог, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору, мәдәниятара аралашу, хокук яклау эшчәнлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100