news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы - тынычлану өчен сәбәп түгел

Татарстан Президенты республика халкын Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чараларны катгый үтәргә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы - тынычлану өчен сәбәп түгел

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруы очракларының аз булуы сәбәпле, иркенәймәскә кирәклеген әйтте. Татарстанлыларга элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Президенты Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта баруын искәртте.

«Үсеш темплары бездә әлегә 0,3 процент. Бу безгә тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, бездә грипп белән авыручылар саны артуы да көтелә. Хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифаи затларга катгый җәза бирергә өндәде.

«Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чаралар да йомшартылырга тиеш түгел дип саныйбыз. Битлек кию, кулларны дезинфекцияләү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100