Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак
Татарстан Президенты кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак. Анда ул төбәк губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталы хәбәр итә.
Глеб Никитинның төбәк башлыгы вазифаларына керешү тантанасы Түбән Новгород ярминкәсенең герблы залында узачак.
- Түбән Новгород өлкәсе губернаторын сайлау 9 сентябрендә булды. Никитин өчен сайлаучыларның 68 процентка якыны үз тавышын бирде. Моңа кадәр ул төбәк белән вазифаларны вакытлыча башкаручы буларак җитәкчелек иткән иде. Бу вазифага билгеләнгәнче Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары булып эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз