news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиевкә «Бабайда кунакта» паркында балачак уеннарын исенә төшерделәр

Актаныш районы Әнәк авылында «Бабайда кунакта» ял паркы ачылды.

Минтимер Шәймиевкә «Бабайда кунакта» паркында балачак уеннарын исенә төшерделәр
Владимир Васильев

(Актаныш, 26 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Актаныш районы Әнәк авылында «Бабайда кунакта» ял паркы ачылышында катнашты. Маршрут буенча кунакларны кечкенә Минтимерне уйнаган Миңкәй исемле малай озата йөрде. Театраль экскурсия Минтимер Шәймиевнең балачак шөгыльләренә багышланган иде. 

Кунаклар парк белән Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылу тантанасыннан соң танышты. Парк капкасыннан керүгә гармунчы-баянчы балалар каршы алды. Бу үзенә күрә Шәймиевнең гармунга хирыслыгын күрсәтүче ишарә иде. 

Алдагы ноктада өч малайның «Шәпи» уены күренеше иде. Миңкәй дә аларга кушылып, алар Минтимер Шәймиевкә балачакта яратып уйнаган уеннарының берсен исенә төшерде. Шахмат мәйданчыгында Дәүләт Киңәшчесе ат белән йөреш ясады. «Дәүләт Киңәшчесе киңәш биргәч, бу партия тарихи булыр инде», — диде Миңкәй.

Алга таба Миңкәй Минтимер Шәймиевкә аның батарейсыз эшли торган радио җыйганын искәртеп: «Ничек итсәк иттек, үзебез дә радио җыеп куйдык», — диде. Шулвакыт радиодан диктор тавышы. «1966 елның 16 ноябрендә СССРның Югары Советы Президиумы карары белән Минзәләдәге „Сельхозтехника“ төбәкара берләшмәсе җитәкчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев хезмәтендәге казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнде», — дип игълан ителде.

Биредә Дәүләт Киңәшчесенә Ленин ордены бирелү турында язылган гәҗинең төп нөсхәсе тапшырылды. 

«Бабайда кунакта» ял паркы Пучы һәм Әнәк авыллары арасында төзелгән. Биредә Минтимер Шәймиевнең тормышындагы вакыйгаларны, балачак, үсмер чагы турында хатирәләрне үз эченә алган стендлар белән тугыз мәйданчык ясалган. Биш стендта Минтимер Шәймиев балачагы турында татар һәм рус телләрендә сөйләгән аудиоязмалар бар. 

Паркның керү өлеше күзәтү мәйданчыгы булып тора, анда бөтен парк тулаем күренә. Монда «Карга боткасы» традициясен гәүдәләндергән «Яз килә!» арт-объекты бар. Стендтагы төймәгә басып, Минтимер Шәймиевнең 1940 нчы елларда туган балалар шушы ботканы ничек әзерләве турында сөйләмен тыңларга була.

«Көрәш» интерактив спорт мәйданчыгы «Сабантуй» милли бәйрәменә багышланган. Ул бәйрәм мәйданы элементларын, җитезлек һәм көчне тикшерү өчен ворк-аут исемле җиһазны үз эченә ала. «Чаптын» (Шәймиевләрнең нәсел кушаматы), «Шахматлар», «Радиоалгыч», «Нәсел агачы» арт-объектлары Шәймиевнең яраткан балачак шөгыльләренә, Шәймиевләрнең зур нәселенә багышланган.

«Гармунчы» фестиваль мәйданчыгы иҗади мәдәни чаралар уздыру өчен каралган. «Таган», «Гөлбакча мәйданчыклары халыкны ял иттерү өчен төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100