Казанга “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер килде

Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов “Елизаветино” торак пунктына кадәр газүткәргеч буенча газ җибәрү тантанасында катнашачак

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. Аэропортта аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков каршы алды.

Иртәгә, 27 августта, Алексей Миллер һәм Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре объектларын табигый газ белән тәэмин итү өчен “Казань-Горький” магистраль газүткәргеченең “Елизаветино” авылына кадәр газүткәргеч буенча газ җибәрү тантанасында катнашачак. 

Шуннан соң “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Иннополиста булдырылган инфраструктура белән танышыр дип көтелә. Алексей Миллер А.С.Попов исемендәге технопаркны, университет кампусын һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясенең күргәзмә экспозициясен карауны планлаштыра.

Шулай ук программада Алексей Милллерның Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы каралган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.