Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: “Эмбарго шартларында үзебезнең авыл хуҗалыгын үстерергә кирәк”
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында булды
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген 26 августта, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында республика максатчан программасы буенча төзелгән объектларны карады.
Парламент җитәкчесе көннең икенче яртысында Алексеевск авылында, быел өченче тапкыр, авылда яшәүчеләрнең хезмәт активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зональ киңәшмә үткәрде.
Балык Бистәсе районында яшәүчеләр район советы бинасы янына халык җыенына җыелды. Муниципалитет башлыгы Илһам Вәлиев үз мөрәҗәгатендә, төп социаль-икътисадый күрсәткечләрне билгеләде, соңгы ирешелгән уңышлар, территориядәге проблемалар турында да белдерде. “Соңгы вакытта республика җитәкчелеге ярдәме белән район күрсәткечләрен үстерүгә ирешелде. Фермерлык хуҗалыкларына субсидия бирү, сәламәтлек саклау, мәгариф объектлары, универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше һәм ремонтына, юллар салуга зур игътибар бирелде”, - дип билгеләп үтте ул. Илһам Вәлиев фикеренә караганда, болар барысы да кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта, шулай ук муниципаль туризмны үстерүгә мөмкинлек бирә.
Муниципалитет башлыгы билгеләп узганча, быел Балык Бистәсе районында уңыш куандыра – узган ел белән чагыштырганда, 35 процентка артыграк ашлык суктырылган. Районда ФАПлар, Үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге капиталь ремонты 130 млн сумлык булган. Муниципалитет сәламәтлек саклау системасында тагын 12 яңа Фап төзелгән. Боларның һәммәсенә дә республика максатчан программасы буенча ирешелгән. Район 50 урынлык кунакханә, шулай футбол стадионы төзергә планлаштыра.
Шулай ук тискәре күренешләр дә бар. Районда кеше саны кими: 2014 елның беренче ярты елында 111 кеше табигый үлем белән үлгән.
Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсендә яшәүчеләр алдында ясаган чыгышында, район республиканың социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш кертә, биредә мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә модернизация буенча әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешелде, торак пунктларны төзекләндерү өчен күп эш башкарыла, дип билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә узачак сайлауларга игътибарны юнәлтте. “Сәяси мәйданда - урак өсте. Татарстан сайлаучылары 14 сентябрьдә үз тавышларын бирергә тиеш, киләсе елда республика Президенты сайлаулары, ә 2016 елда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар уза. Бик үк уңайлы вакыт булмауга карамастан, сайлауларга килеп, үз тавышыгызны бирүегезне үтенәбез”, - дип чакырды ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Ул Алексеевскида авылда яшәүчеләрнең хезмәт активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә багышланган зональ киңәшмәне ачты.
Анда ТР Премьр-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов доклад белән чыгыш ясады. Ул Алекссеевск районының авыл хуҗалыгы күрсәткечләре турында белдерде. Биредә 21 гаилә терлекчелек фермасы, сөт комбинаты, икмәк заводы бар. Урыннарда эшләр торышы мактанырлык түгел, бу очракта Алексеевск районы да искәрмә түгел. “Авылда хезмәт активлыгы түбән, - диде Марат Әхмәтов. Күрәсең, дәүләт күбесен үз өстенә ала”.
Зональ киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин чыгыш ясады.
Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмә тәмамлаганда, кече хуҗалыклар үсеше акрыная, тармакка кертелгән акчаларны исәпкә алсаң, бу борчуга сала, дип белдерде. “Мөгаен, безгә дәүләттән финанс-икътисад ярдәмне арттырырга туры киләчәк. Эмбарго шартларында үзебезнең авыл хуҗалыгын үстерергә кирәк. Игътибар үзәгендә Россия товар җитештерүчеләре була торган вакыт җитәр”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Район Мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсе ачылды: анда агрийлар сөт, икмәк, балык һ.б. продукция тәкъдим итте, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советы порталында.
(Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз