news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының сессиясендә чыгыш ясаячак

Сессия онлайн-форматта узачак.

Миңнеханов һәм Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының сессиясендә чыгыш ясаячак

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44нче сессиясе утырышында чыгыш ясаячак.

«Сессия онлайн-форматта узачак. Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев чыгышлары планлаштырылган», — диде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Ул искәрткәнчә, киләсе елда Казанда комитетның 45нче сессиясе узачак, ә быел Татарстан чарада катнашучы гына булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Сергей Орджоникидзе киләсе елда Казанда ЮНЕСКО сессиясен уздыру турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100