news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан мөселман һәйкәлләре реставрацияләнәчәк

Болгарга килү юлларын, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен төзекләндерү, Татар кулъязмалары үзәге төзү планлаштырыла.

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан мөселман һәйкәлләре реставрацияләнәчәк
Дина Газалиева

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан мөселман кулъязмалары һәм мәдрәсә реставрацияләнәчәк.

Мәскәүдә әлеге бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитетының беренче утырышы булды. Һәйкәлләрне реставрацияләү тәкъдимен әлеге чараны федераль оештыру комитеты рәисе — РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева хәбәр итте.

РФ Премьер-министры урынбасары алда торган чараларны финанслау мәсьәләсен кузгатты. Сүз, аерым алганда, мөселман кулъязмаларын һәм мәдрәсәләрен реставрацияләү турында бара. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен төзекләндерүгә 371 млн сум, Татар кулъязмалары үзәген төзүгә 259 млн сум акча кирәк.

Моннан тыш, Болгарга килү юлларын һәм урам-юл челтәре объектларын ремонтлауның беренче этабына 1,5 млрд сумнан артык акча тоту күздә тотыла.

Очрашуда катнашучылар якын арада Россия Мәдәният министрлыгы катнашында проектлар әзерләү һәм мөселман һәйкәлләрен реставрацияләү өчен экспертиза үткәрергә кирәк, дип килеште.

Моннан тыш, алар бәйрәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда яшәүче мөселманнарны берләштерергә тиеш дип саный. Татарстанлылар үз алдына нәкъ менә шундый бурыч куя.

Әлеге утырышта Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының рәисе — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казаннан селектор элемтәсе буенча кушылды.

Идел буе Болгар дәүләте 922 елда ирекле рәвештә ислам динен кабул итә. Бу шартлы рәвештә әлеге территориядә ислам дине таралган көн дип санала. 2010 елдан башлап, 21 май ислам динен кабул итү көне буларак билгеләп үтелә. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы 2022 елда бәйрәм ителәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100