news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Киров өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев имза куйды.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген Кировта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Киров өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев имза куйды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасын һәм Киров өлкәсен уртак икътисади, гуманитар һәм мәдәни мәнфәгатьләр бәйли. Төбәкара товар әйләнеше соңгы елларда 6 миллиард сумга җитте.

«Без машина төзелеше комплексы предприятиеләре кооперациясен үстерергә, сезнең төбәкне сыйфатлы ягулык, химия тармагы продукциясе белән тәэмин итәргә, халык куллана торган һәм азык-төлек товарларын бер-беребезгә сатуны үстерергә әзер», - диде республика җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, гуманитар һәм мәдәни элемтәләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Татарстан югары уку йортларында Киров өлкәсеннән 1,4 меңгә якын студент укый. Шулай ук өлкәдә 36,5 мең татар яши.

Игорь Васильев фәнни-техник һәм мәгариф өлкәләрендә төбәкара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын әйтте. «Татарстанда Иннополис бар, ул үзен фән һәм төрле фәнни тәҗрибәләр үткәрү күзлегеннән чыгып күрсәтте. Бездә хәзер биотехнологияләр өлкәсендә әһәмиятле кластер формалаша. Без монда үзара хезмәттәшлек юлларын табачакбыз», - диде Киров өлкәсе губернаторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100