Тимер юл вокзалы каршындагы җир асты парковкасы Универсиада алдыннан безгә бик зур бүләк булды – Рөстәм Миңнеханов

Тимер юл вокзалы каршындагы җир асты парковкасы Универсиада тәмамланганчы бушлай эшләячәк

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәрендә Тимер юл вокзалы каршындагы җир асты парковкасы төзелеше тәмам. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парковка һәм вокзал каршындагы сквер комплексы ачылышы тантанасында катнашты. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Ак Барс Банк” ААҖ директорлары советы рәисе Валерий Сорокин, “Ак Барс” Банк ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев шулай ук шушы чараның шаһитләре булды.
“Бу объект безгә бик кирәк иде. Монда нинди тәртипсезлек булганын барыбыз да яхшы хәтерли. Интермодаль линия, паркинг, сквер – барысы да бер-берсен тулыландырып торачак. Бу шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен ял урыны да булачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Президент ассызыклаганча, Универсиада чорында сынау режимында эшләячәк җир асты парковкасы файдаланучылар өчен бушлай эшләячәк, ә инде Бөтендөнья студент уеннарыннан соң ул машиналарны түләүле төстә кабул итәчәк. Шулай ук Универсиада вакытында 15 урынлык җир өсте парковкасының, инфраструктура объектларының куркынычсызлыгы максатларын күздә тотып, Универсиада автомобильләре өчен генә кулланылачагын билгеләп узу зарур. “Универсиада алдыннан бу безгә бик зур бүләк булды”, - дип, Рөстәм Миңнеханов парковка төзелешендә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Чыгышыннан соң, республика башлыгы пульт төймәсенә басып, шлагбаумны күтәрде, һәм, шул рәвешле, парковка эшчәнлегенә старт бирде. Вокзал каршындагы фонтаннан да су аттырылды.
Гомуми мәйданы 12580 кв.метр булган парковка 261 автомобильне сыйдыра. Җир өстендә автомобильләр тукталышы өчен шулай ук 15 урынлык мәйдан ясалган. Шул рәвешле, парковка Сәед-Галиев, Нариманов, Р. Яхин, Б. Шаһиди урамнарын юл кырында куелган автомобильләрдән бушатырга ярдәм итәчәк. Заманча җайланмалар белән җиһазланган парковка территориясенә Нариманов урамы ягыннан кереп һәм Яхин урамы ягыннан чыгып булачак. Парковкага үзәк керү юлы эскалаторлар һәм күтәртүче лифтлар, видеокүзәтү камералары, автоматик контроль системасы, физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен төрле уңайлыклар белән җиһазланган. Вокзал алды территориясендә шулай ук халык өчен ял урыны да эшләнгән. Сквер периметры буенча 50 төр үсемлек, 14 мең чәчәк һәм куак утыртылган.
Парковкага машинасын куярга теләүчеләр өчен беренче сәгать бушлай, ә инде аннан соңгы сәгатьләр 30 сумны тәшкил итәчәк. Тәүлегенә түләү 250 сумнан гыйбарәт.
Бүгенге тантанада шулай ук парковка төзелешендә актив катнашкан хезмәткәрләргә Рәхмәт белдерелде.
Белешмә өчен. Парковка төзелеше 2011 нче елның сентябрендә башланган. “Ак Барс” Банкы ААҖ нең турыдан-туры катнашы нигезендә, проектның гомуми стратегик концепциясе, шул исәптән, аны тормышка ашыру схемасы һәм планы эшләнгән. Төзелешкә заказ бирүче – “АК БАРС Девелопмент” ҖЧҖ, төзүчесе – “Парковочные системы” ҖЧҖ, проектлаучысы – “Татинвестгражданпроект” ДУП, “ИВАР” ҖЧҖ, генераль подряд оешмасы – “АК БАРС строй” ҖЧҖ.