Рөстәм Миңнеханов: “Битумлы нефть эшкәртү федераль проект булырга тиеш”

Татарстанда битумлы нефть эшкәртү проектына федераль статус бирергә кирәк, дип саный ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда битумлы нефть эшкәртү проектына федераль статус бирергә кирәк, дип саный ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
2008 елда “Татнефть” ААҖ нефть табу күләмен ирешелгән дәрәҗәдә саклап калырга ниятли. Бу Татарстан Республикасыннан читтә җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән стратегияне актив рәвештә гамәлгә ашыру ярдәмендә генә мөмкин. Бүген бу хакта “Татнефть” ААҖ акционерларның еллык гомуми җыелышында Татарстан Премьер-министры – “Татнефть” ААҖнең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстанның нефтьтән соңгы икенче сулышы – битумлы нефть чыгару, дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Компания тарафыннан Ашальчинский чыганакларында үткәрелә торган сынау эшләренең уңай нәтиҗәләре республикада Россиядә нефть табуның яңа юнәлешләрен эшләү буенча полигон формалашуны күрсәтә.
Бүгенге көндә илнең ресурслар базасы кыен чыгарыла торган запаслар, үзлелеге югары булган нефть арту белән характерлана. Аларны рентабельле табуны тәэмин итү якындагы унъеллыкка иң мөһим бурычларның берсе булып тора, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда югары үзлелекле нефть табу өлкәсендәге эшләрне алга таба да дәвам итәргә, шул исәптән стратегик партнер җәлеп итәргә кирәк. “Бездә тәҗрибә бар инде һәм 3-5 миллион тонна битумлы нефть табу - без “Татнефть” компаниясе алдына куя торган бурыч булып тора, - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры. – Әлбәттә, бу норматив документларны җитди рәвештә эшләү һәм әлеге проектка федераль статус бирүне таләп итә”.
ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, бүгенге көндә “Татнефть” компаниясе өчен нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше (Түбән Кама) проектын гамәлгә ашыру өстенлекле юнәлеш булып тора. “Бу күп акча һәм тырышлык таләп итә, - дип билгеләп үтте ул. – Әмма мин компания җитәкчелеге игътибарын төзелеш эшләренең кыска вакытта башкарылырга, 2009 елда әлеге комплексның беренче өлеше тапшырылырга тиешлеккә юнәлтәм”. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “Татнефть” ААҖ безнең республикадагы “беренче номерлы компания” булды һәм булачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.