news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Белемнәрне капиталлаштыруга өйрәтү — яхшы эш

Белем бирү учреждениеләрендә эшмәкәрлек эшчәнлеге күнекмәләренә өйрәтергә кирәк.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Белем бирү учреждениеләрендә эшмәкәрлек эшчәнлеге күнекмәләренә өйрәтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Россия эшкуарлары көне уңаеннан эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

«Һөнәри яраклылык — мөһим элемент. Безнең уку йортларында үз белемеңне ничек капиталлаштыру, продуктны акчага әйләндерү күнекмәләрен бирсәк, бу яхшы эш», — диде республика җитәкчесе.

Ул очрашуда шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә бизнесны башлап җибәрүнең уңышлы мисалларын белүен билгеләп үтте.

«Киләсе елда Казан спортның кышкы төрләре буенча Махсус Олимпиада үткәрә. Без барлык кешеләрнең дә җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булуда тигез хокуклы икәнлеген күрсәтергә тиеш. Хезмәттәшләребез спортта, бизнеста үзләрен тапты. Һәм бу барлык юнәлешләрдә дә ярдәм итәргә кирәк», — дип искәртте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Татарстанда бизнеска ярдәм итүнең күп кенә формалары гамәлдә булуын, сәнәгать мәйданчыклары эшләвен билгеләп үтте.

Очрашу ахырында ул эшкуарлык җәмәгатьчелегенә бизнесның чәчәк атуын теләде. «Ә без сезнең өчен шатланачакбыз», — дип тәмамлады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot