Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе»ндә бишенче буын каучук производствосын ачты
Проектка җәлеп ителгән инвестицияләр 11,3 млрд сум тәшкил иткән.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» заводында тантаналы рәвештә бишенче буын каучук производствосын ачтылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Химиклар көне алдыннан без елына 60 мең тонна җитештерү егәрлекле дивинил-стирол синтетик каучукның заманча производствосын ачабыз. Бу заманча предприятие, аңа автомобиль шиннарын җитештерүчеләр өчен ихтыяҗ бар. Бу объект „Түбән Кама нефть химиясе“нең югары фәнни-техник потенциалы һәм мөмкинлекләре нәтиҗәсендә ачылды», — диде ул.
ТР Президенты проектка инвестицияләр 11,3 млрд сум тәшкил иткәнен әйтте.
«Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов предприятиенең «махсус эксплуатация үзлекләре булган бишенче буын заманча функциональ каучук» чыгарачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз