Миңнеханов Химиклар көнендә: Предприятиеләрнең үсеше – ул Татарстанның чәчәк атуы

Әлеге өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада химикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бәйрәм чарасы «Нефтехим арена» боз сараенда узды.

«Соңгы елларда Түбән Камада Химиклар көнен матур тантана белән генә билгеләп үтмибез. Бүген без «Танеко» да өч зур проектны гамәлгә ашырдык һәм берсе — "Түбән Кама Нефтехим“да. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча производстволар, гаять зур инвестицияләр», — диде Татарстан Президенты.

Мондый зур проектларны гамәлгә ашыру Татарстанда нефть химиясе тармагының көндәшлеккә сәләтле һәм перспективалы булачагын күрсәтә, дип өстәде ул. «Әмма иң мөһиме — алар химия сәнәгатенең нигезен формалаштыручы кешеләр», — дип дәвам итте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген Түбән Камада мәгариф фәнни үзәген үстерү перспективалары турында фикер алышынуын сөйләде. «Бу бик мөһим. Әгәр без кайда, ничек һәм кем белән эшләячәгебез турында уйламасак, бу зур кимчелек булачак», — диде ул. 

Үзенең сәламләү чыгышы ахырында Татарстан Президенты химикларга эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген Татарстан — Россиянең нефть химиясе үзәкләренең берсе. Киләчәктә планнарыбыз һәм проектларыбыз гамәлгә ашар дип ышанам. Предприятиеләребезнең чәчәк атуы — республиканың чәчәк атуы ул», — дип йомгаклады ул.

Химиклар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.