news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә үткәрергә кушты

Хәрби парадлар Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Россия шәһәрләрендә узачак.

 Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә үткәрергә кушты
Илнар Төхбәтов

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 24 июнендә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парад уздырырга кушты. Бу хакта ул Россия оборона министры Сергей Шойгу белән очрашуда хәбәр итте.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадка әзерлекне башларга кушам. Россия башкаласы Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә. Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең тарихи парады узган көнне эшләячәкбез», — диде Путин.

Апрель аенда Россия Иминлек советы утырышында чыгыш ясаганда, Россия Президенты Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Россия шәһәрләрендә Җиңү парадын уздыруны коронавирус пандемиясе аркасында күчерү турында белдергән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100