news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты «Әкият» курчак театры бинасын тәртиптә тотмаганга шелтә белдерде

«10-15 елдан капремонт белән керә башлагач, нәрсә була ул?» — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Ирада Әюповага.

Татарстан Президенты «Әкият» курчак театры бинасын тәртиптә тотмаганга шелтә белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театры бинасын тәртиптә тотмаган шелтә белдерде.

Ул Кырлайда иҗат интеллигенциясе белән очрашуда «Әкият» курчак театрында су агу проблемасын искәртте.

«Сез карыйсызмы бу мәсьәләне? Ирада, бу сезнең җитешсезлек. Карарга тиешсез. Без төзегән әйберләрдә су агып торгач, кәкрәйсә, бөкерәйсә, нәрсә була инде ул?! 10-15 елдан капремонт белән керә башлагач, нәрсә була ул?» — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Ирада Әюповага.

news_right_1
news_right_2
news_bot